Старо-Гришкинская сельская библиотека - филиал № 12

Милләтләр дуслыгы

Иске Гришкин авылы мәктәбендә авыл китапханәсе белән берлектә халыкара туган тел көне уңаеннан «Милләтләр дуслыгы» дигән әдәби кичә үткәрелде.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Угольникова А.А. дөньядагы телләрнең төрлелеген, ә ана теленең тормышыбызда иң кадерле, иң татлы тел булуын аңлатты. Китапханәче Бармакова Г. «Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел» исемле китап кургәзмәсе аша халкыбызның мирасы булган әкиятләр, җырлар, мәкаль һәм әйтемнәр белән таныштырды.. Кичәгә укучылар үзләре дә кызыклы сынамышлар, табышмаклар һәм үзләре ясаган рәсемнәр әзерләп килгәннәр. «Туган тел»не бергәләшеп җырлау барыбызга да күңел күтәренкелеге өстәде.