Старо-Гришкинская сельская библиотека - филиал № 12

Әфганстан яралары

Иске Гришкин авылы китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә укучылар «Время выбрала нас» дигән слайд презентация аша якташларыбыз Менделеев районы әфганчылары белән таныштылар.

Вакыт узган саен Әфганстанның канлы вакыйгалары ерагая, истәлекләр тоныклана, җуела. Ун елга якын дәвам иткән әлеге дәхшәт турында берни диярлек белмәүче яңа буын үсеп җитте. Ә белергә, хәтерләргә кирәк. «Ватан өчен» дип утка кергән, хәрби антына тугры булып калган егетләребез моңа гына лаек.

Иске Гришкин авылы жирлегеннән дә җиде егет Әфганстан җирендә интернациональ бурычларын үтәп туган йортларына исән-имин әйләнеп кайттылар. Укучылар «Огненными дорогами Афгана» китабында авылдашларыбызның да исемнэрен  күреп горурлык хисләре кичерделәр.