Центральная библиотека

#УтырыпУйларУйладым

Туфан Миңнуллин – язучы, драматург, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе. Т. Миңнуллин әдәбиятка 1960 еллар башында юмористик хикәяләр һәм кечкенә күләмле сәхнә әсәрләре белән килә. 1962 елны театр сәхнәләрендә
Туфанның «Безнең авыл кешеләре» исемле өч пәрдәле комедиясе, балалар өчен язылган «Азат» исемле пьеса әкияте куела. 1967-1969 елларда «Күрше кызы», «Миләүшәнең туган көне», «Нигез ташлары» һәм «Йөрәк янар өчен бирелгән» исемле яңа пьесалары куела.
1970-1983 еллар арасында драматургың республика театр сәхнәләрендә
«Диләфрүзгә дүрт кияү» (1972), «Ир – егетләр» (1971), «Канкай угылы
Бәхтияр» (1974), «Әлдермештән Әлмәндәр» (1976), «Дуслар җыелган җирдә»
(1977); «Адәм баласына ял кирәк» (1979); «Моңлы бер җыр» (1981); «Монда
тудык, монда үстек» (1982); «Әниләр һәм бәбиләр» (1983), «Ай булмаса,
йолдыз бар» (1977); «Яшьлегем – җүләрлегем» (1978); «Бәйләнчек» (1982),
«Үзебез сайлаган язмыш» (1973); «Уйланыр чак» (1973); «Китәр юлың
еракмы?» (1975); «Ак тәүбә, кара тәүбә» (1976); «Кырларым-тугайларым»
(1978) пьесалары куела.
Миңнуллинның " Кулъяулык" әсәре. Миңнуллин Т.А. Сайланма әсәрләр, 10 томда,6 том.- Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. - Б.68.
(укый Мәсгут авылы китапханәчесе Ләйлә Хуҗина).