Центральная библиотека

#CүнмәсИҗат

Туфан Габдулла улы Миңнуллин 1935 елның 25 августында хәзерге Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында дөньяга килә. Башлангыч белемне авылларында алгач, Туфан күрше Олы Салтык авылында җидееллык, Олы Карамалыда унъеллык мәктәптә укый.Стена газеталары чыгаруда бик теләп катнаша, аларда үзенең беренче шигырьләрен бастыра. Белемгә омтылыш һәм әдәбиятка мәхәббәт Т.Миңнуллинны Казан университетына алып килә, әмма сугыштан соңгы авыр еллар, гаиләгә ярдәм итү кирәклеге яшь егетнең тормыш юлына үзгәрешләр кертә: ул туган авылына кайта, төрле эшләрдә эшли. 1956 елда университетка кабат керә, ләкин озакламый Мәскәүгә Щепкин исемендәге театр училищесына укырга китә. Училищеның 1961 елгы чыгарылышы яшьләре белән бергә, Т.Миңнуллин да Казанга кайта. 1964 елга кадәр Татар дәүләт академия театрында артист булып эшли, әмма яшьтән үк тынгылык бирмәгән, студентлык елларында инде төн йокыларын качырган “язучылык җене” аңар уен сәнгате белән чын-чынлап шөгыльләнергә ирек бирми: журналистикага күчеп, “Чаян” журналында, Казан телевидениесендә эшли. Аның юмористик сәләте ачылып китә, шактый санда көлкеле хикәяләр һәм “уклы-камчылы” фельетоннар яза, кече күләмле сәхнә әсәрләре иҗат итә.1968 елдан башлап Т.Миңнуллин профессиональ язучылык хезмәтенә күчә.Әгәр дә татар драматургиясенең соңгы дүрт дистә ел эчендәге үсешен агып яткан елга белән тиңләп карасак, аның агыш үзәнен Туфан Миңнуллин иҗаты тәшкил итә дип билгеләргә мөмкин булыр иде. Аның тынгысыз характеры, табигый сәләте, әдәбиятны яратуы, тормышны яхшы белүе, һәр кеше язмышын үзенеке итеп кабул итүе әдәби иҗатта үз урынын табуга китерде.
Туфан Миңнуллинның "Нәсел" әсәре. Миңнуллин Т.А. Утырып уйлар уйладым. Көндәлекләр.- Казан: Татар.кит.нәшр., 1997. - Б.274-275
(укый Чалпы авылы китапханәчесе Рәсимә Шайхулова)
Туфан Миңнуллинның "Мин" әсәре. Миңнуллин Т.А. Өмет: Повесть, хикәяләр, юморескалар, уйланулар.- Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. - Б.10
(укый Урсай авылы китапханәчесе Флүзә Мөнихова)