Центральная библиотека

"Басма календарьлар барлыкка килүгә 150 ел тула"

Быел татар телендәге беренче матбугат — басма календарьлар барлыкка килүгә 150 ел тула. Татар дөньясында аларны беренче булып мәгърифәтче, язучы Каюм Насыйри чыгарган. Аның календарьләре татар телендә фәнни-популяр һәм иҗтимагый-публицистик стильләрне ныгытуга зур йогынты ясаган.