Центральная библиотека

#ИлдусГыйләҗев#Яшәү-сөю!

15 гыйнварда Азнакай төбәгендә күренекле шагыйрь Илдус Гыйләҗевның тууына 75 ел тулуга багышланган искә алу чаралары узды. Шагыйрьнең Түйкә авылындагы мемориалына чәчәкләр куелды. Якташлары, Казаннан, Чаллыдан, Әлмәттән, Мөслимнән килгән каләмдәшләре -Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Марсель Галиев, Фоат Садриев, Факил Сафин, Рифкать Шаһиев, Нур Әхмәдиев шагыйрьнең каберен зиярат кылдылар, рухына догалар укыдылар. Искә алу чаралары Илдус Гыйләҗевның яңа чыккан "Яшәү-сөю" китабын тәкъдим итүгә багышланган тантаналы кичә белән төгәлләнде. Кичәне Азнакай муниципаль районы җитәкчесе Марсель Зөфәр улы Шәйдуллин ачты.