Центральная библиотека

Тарих битләрен ачканда

  Азнакай районында тарихка, җирлекне өйрәнүгә зур игьтибар бирелә. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин башлангычында соңгы елларда нәшер ителгән 30 дан артык китап моңа дәлил булып тора. 21 гыйнвар көнне Азнакай районы үзәк китапханәсендә әлеге китапларны чыгаруда башлап йөрүчеләр, тарих белән кызыксынучылар археолог Альберт Борханов белән очраштылар. Очрашуда Азнакай муниципаль районы башлыгы урынбасары Н.М.Нәгыймов, язучы М.Гарипов, "Маяк" газетасының баш редакторы Ф.Шәйхулов катнаштылар.