Алькеевская сельская библиотека - филиал № 7

"22 июнь- Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу көне"

22 июнь- Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу көне.Әлкәй авылыннан 400 артык кеше сугышка киткән, яртысы әйләнеп кайтмаган. Бу көнне китапханәдә искә алу акциясе уткәрдек. Кунакларыбыз- Мәлбагыш урта мәктәбендә лагерьга йөрүче балалар.Сугыш турында нинди китаплар укырга була, бүгенге көндә батырлык эшләп буламы? Әлеге сорауларга бергәләп җавап бирдек,музей белән таныштык. Кичәбездә Радик хәзрәт катнашты һәм сугышы турында эчтәлекле итеп сөйләде. Укытучылар Загитова Л.А.,Адлер Э.Д. һәм башка хезмәткәрләргә зур рәхмәт