"21 февраль – Халыкара туган тел көне!"
ЮНЕСКО тарафыннан 21 февраль 2000елдан башлап Халыкара туган тел көне дип игълан ителде. Безнең туган телебез – татар теле. Бик борынгы, бай һәм матур тел ул. Татар теле – рус теле кебек үк, безнең дәүләт телебез дә. Димәк, без аны белергә, хөрмәт итәргә, сакларга тиешбез.