Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

«Көмеш көй ерак яңгырасын»

Чубар-Абдул авыл китапханәсендә «Пушкин картасы» федераль социаль әһәмияткә ия проектын тормышка ашыру кысаларында, шигърият һәм прозаның төрле жанрларында күпсанлы әсәрләр авторы, тәрҗемәче Мөслимова Фәйрузә Әсгать кызының тууына 70 ел тулуга багышланган «Көмеш көй ерак яңгырасын» дигән әдәби дәрес үтте. Чарада балалар шагыйрәнең тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, Фәйрузә Әсгать кызының ТР Язучылар берлеге әгъзасы, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия иясе, Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты булуын белделәр. Аннары «Иң кирәкле фикер» китап күргәзмәсе белән таныштылар, анда аның иҗаты тәкъдим ителде. Аннары Фәйрузә Әсгать кызының тумыштан килгән ихласлык һәм шәфкатьлелек сакланган шигырьләрен укыдык.