Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

#Лагерь_2024

Җәй-уеннар һәм күңел ачулар, уку елында тупланган киеренкелекне бетерү, сәламәтлекне торгызу вакыты. Ел саен, Мәндәй күп функцияле үзәгендә клуб яны лагеры үз ишекләрен ачып, балалар кабул итә. Клуб яны лагерында балалар бәйрәм атмосферасына чумып, чын могҗизаларда катнашалар. Лагерьның бай программасы үсеп килүче буынга озак вакыт истә калыр, чөнки ул бик күп уңай эмоцияләр бирә. Алда балаларны серле маҗаралар, онытылмаслык очрашулар һәм искиткеч сынаулар көтә. Бүген балаларга куркынычсызлык кагыйдәләре аңлаттык, инструктаж үткәреп, кул куйдырдык.