«Газета-журналлар дөньясына сәяхәт»
26 нчы июнь көнне Чубар-Абдул урта мәктәбе каршында оешкан мәктәп алды «Дуслык» лагерына йөрүче укучылар белән «Газета-журналлар дөньясына сәяхәт» дип исемләнгән матбугат сәгате үтте. Укучылар китапханәдә булган газета-журналлар белән таныштылар, бик теләп сорауларга җаваплар бирделәр, үзләренең уй-фикерләре белән уртаклаштылар.Шулай ук 1-21 июль кысаларында үтәчәк XXVIII Дөньякүләм «Әдәби марафон» проекты турында да белешмә бирелде.