Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

«Июньнең бу көнендә-таң атканда»

22 июнь Чубар-Абдул авылы мәктәбенең мәктәп яны лагерена йөрүче укучылар белән «Июньнең бу көнендә-таң атканда» батырлык сәгате уздырдык.Сәгатьнең максаты: үсеп килүче буынны сугышның беренче көннәрендәге вакыйгалар белән таныштыру һәм һәлак булганнарны искә алу. Балаларга шул истәлекле көннең беренче сәгатьләре турында сөйләдек. Укучылар Ватанны саклаучыларның гимны булган «Изге Сугыш» җырын язу тарихы турында белделәр. Батырлык сәгате ахырында сугыш елларының шигырьләре һәм җырлары яңгырады. Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан һәлак булганнар истәлегенә шәм яндырдык, бер минутлык тынлык белән искә алдык.