Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

«Каталогны ничек дөрес кулланырга»

Белемле укучылар булыр өчен, балалар үзләре дә кирәкле әдәбиятны, каталоглар һәм картотекалар буенча табарга өйрәнергә тиеш. Укучылар китапханәгә килгәч, алар алдында күп китаплар арасыннан берсен сайлау тора. Китап укучыларга фондта ориентлашу җиңел булсын өчен, китапханәдә «Каталогны ничек дөрес кулланырга» китапханә дәресе ярдәмендә балаларга китапларның ничек тасвирлануы, эчтәлектә нинди характеристикалар күрсәтелүе, каталогларның нинди карточкалардан төзелүе, каталоглар һәм картотекалар белән ничек дөрес эшләү турында сөйләдем. Каталогларның барлыкка килү чыганагы, бүлекләре исемлеге белән таныштылар. Балалар үзләре аннан китаплар сайлап алырга тырыштылар, таләпләр битен дөрес тутырырга өйрәнделәр. Чарадан соң барлык катнашучылар «Систематик һәм алфавит каталогын ничек кулланырга» дигән буклет алдылар, «Китапханәнең белешмә – библиографик аппараты» презентациясе күрсәтелде. Белемнәрне ныгыту өчен блиц – сораштыру үткәрелде.