«Россия символлары-тарих этаплары»
Бүген «Дуслык» мәктәп яны лагерына йөрүче балалар өчен «Россия символлары-тарих этаплары» мәгълүмат сәгате үткәрелде. Балаларга бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, Дәүләт төзелеше, илнең дәүләт һәм рәсми булмаган символлары турында сөйләдек. Чара кысаларында Россия турында шигырьләр укылды, рәсем буядык, аппликация ясадык.