Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

«Безгә куркынычсызлык кирәк – куркынычсызлык мөһим!»

Авыл китапханәсендә «Безгә куркынычсызлык кирәк – куркынычсызлык мөһим!» дигән мәгълүмат сәгате узды. Чара башында укучылар мәктәп бинасында янгын куркынычсызлыгына ясалган «Сак булырга кирәк!» стенды белән таныштылар, ашыгыч хезмәт телефоннарын искә төшерделәр. Төрле ситуацияләр турында фикер алыштылар: янгын, дарулар һәм көнкүреш химиясе белән агулану, таныш булмаган кешеләр белән аралашу, электр приборлары, газ куллану, куркынычсызлыкның иң гади һәм мөһим кагыйдәләрен белделәр.Чара азагында укучыларга буклетлар таратылды.