Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

#Гомумроссиякитапханәләркөне

Китапханәләр кешеләрне белем, әдәби сәнгать, тарих, мәдәният һәм гади кешелек дөньясына кечкенәдән үк алып керәләр. Бернинди заманча технологияләр дә китап белән тере элемтәне алыштыра алмый. Китап – китапханәнең нигезе. Ә китапханәне булдыручылар һәм яшәеше сагында торучылар – сез. Китапханәче хезмәте тыйнак, әмма бик тә күркәм. Ул сездән тирән белемле булуны да, аралаша белү осталыгын да, сабырлык та таләп итә. Бөтенроссия китапханәләр көне уңаеннан ветеран китапханәчебез Гыймаева Миләүшә апаны котладык.Хезмәтегез, гасырлар дәвамында тупланган әдәби хәзинәне саклавыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сәламәтлек, иминлек, күтәренке кәеф, бәхет телибез.