Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

#Международный_день_музеев

 Һәр музейның үз кабатланмас тарихы бар. Музей-кешелекнең культурасы, аның рухи тәҗрибәсен саклагыч. Халыкара музейлар көне календарьда 1977 елда барлыкка килә. 1978 елдан Халыкара музейлар көне 150дән артык илдә билгеләп үтелә башлый. Халыкара музейлар көне уңаеннан бүген мәктәп китапханәсендә мәгълүмат сәгате үтте. Мәгълүмат сәгатен тарих укытучысы Латыпов М.Җ. алып барды. Латыпов М.Җ. укучыларны бәйрәм тарихы белән таныштырды һәм Республиканың музейлары, үзебезнең музей турында сөйләде. Ә аннары музей буенча сәяхәт иттек. Мәктәп укучылары музейдагы борынгы әйберләр белән таныштылар.