Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

«Сак булыгыз талпаннар!»

 16 нчы май көнне Чубар-Абдул фелдшер-акушер пунктында балалар белән «Сак булыгыз талпаннар!» сәламәтлек сәгате узды. Балалар талпаннарның төрле төрләре, аларның төзелеше белән, талпаннар нәрсә белән туклана, аларны кайда тотып була һәм тирегә сеңгән очракта ничек дөрес алып ташларга икәнлеге белән таныштылар. Балалар талпаннарның кеше һәм хайваннарның күп кенә йогышлы авыруларын китереп чыгаручыларны йөртүен, шуңа күрә тиредән алынган талпаннарны Роспотребнадзорның гигиена һәм туклану үзәге лабораториясенә алып барырга кирәклеген белделәр.