Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

#Гаилә

Гаилә... 5 хәрефтән генә торган шушы сүздә нинди тирән мәгънә ята. Гаилә ул- әти,әни балалар, баш өстендә бер түбә, бер үк фамилияләр озын, буыннан- буынга өзелмичә дәвам итүче тирән тамырлы нәсел җебе. Китапханә, укучы - үзе бер гаилә. Бергәләп китап уку, бәйрәмнәр оештыру- безне бер өстәл артына җыя. Бүген дә, гадәттәгечә, табын янына җыелып, җанлы әңгәмә уздырдык, «Гаилә-бәхет ачкычы» күргәзмәсенә күзәтү ясадык. Гаиләләребез үзләренең күңелле мизгелле фотолары белән уртаклаштылар.