Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

#79годовщинаПобеды

 8 майда, Җиңү көне алдыннан, укучылар белән бергә мәктәп музеена кердек. Музей экспонатлары балаларда зур кызыксыну һәм соклану уятты. Хәрби дан почмагында шәхси әйберләр, документлар, фотолар, фронттан хатлар, китаплар, киемнәр, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларның бүләкләре, 1941-1945 еллардагы кораллар тәкъдим ителгән. Укучылар тарих укытучысы М. Җ. Латыповны зур кызыксыну белән тыңладылар, экспонатларны караганнан соң сораулар бирделәр. Латыпов М.Җ. балаларга сугыш башлану тарихы, халкыбызның җиңүгә ничек баруы, фашистларның мәкерле ниятләре, совет халкының һәм якташларыбызның патриотизмы һәм батырлыгы, бүгенге геройлар турында сөйләде. Экскурсия бик кызыклы булды, ә музей атмосферасы сугышка киткән һәм кире кайтмаган кешеләр турында һәм, ниһаять, халкыбызга нинди бәя белән Җиңү бирелгәнлеге турында искә төшерде.