Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

«Сугыш урлаган балачак»

Бүген авыл китапханәсендә әтисе сугыш кырыннан әйләнеп кайтмаган,балачагы сугыш вакытына туры килгән Миннегалиева Зөлхәбирә апа белән «Сугыш урлаган балачак» исемле очрашу узды. Очрашуда мәктәбебезнең туган тел укытучысы Ситдикова Зөлфия җитәкчелегендә 5,9 сыйныф укучылары да катнашты. «Сугыш балалары» өлкәннәр белән беррәттән Ватанны яклауга да күтәрелде. Алар хәрби заводларда станокларга басалар, дежур торалар, яндыргыч бомбаларны сүндерәләр, басуларда икмәк һәм Картуф үстерәләр, яраланганнарны һәм авыруларны карыйлар, партизан отрядларында сугышалар. Балалар көне-төне җиңү өчен хезмәт иткәннәр, күпләре эш урынында ачлыктан үлгәннәр. Зөлхәбирә апа да үзе кичергән коточкыч елларны искә төшерде. Беркем дә бу хатирәләрдән күз яшьләрен тыя алмавы турында сөйләде.