«Георгий тасмасы»
Бөек Җиңү көне алдыннан Чубар -Абдул авыл китапханәсе «Мин хәтерлим! Мин горурланам!» девизы астында, «Георгий тасмасы» дигән патриотик акциядә катнашты. Акциянең төп максаты-яшь буынга узган гасырның иң куркыныч сугышында кем һәм нинди бәягә җиңгәнен, аның варисы булып калуыбызны, нәрсә һәм кем белән горурланырга, кем турында истә тотарга кирәклеген онытмаска. Георгий тасмасы-хәтер, хөрмәт һәм рәхмәт символы. Бүген авыл халкына, ветераннарга хөрмәт һәм Бөек Җиңү өчен горурлык символы буларак тасмалар тапшырдык.