Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

«И туган тел, и матур тел...»

 25 апрель-татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан Чубар-Абдул авыл китапханәсендә Габдулла Тукай әкиятләренә багышланган әдәби «И туган тел, и матур тел...» башваткыч уены узды. Уенның максаты: балаларның, әти-әниләрнең Г.Тукай иҗаты турында белемнәрен арттыру. Китап укуга кызыксыну һәм ихтыяҗ формалаштыру. Шулай ук «Тукай күңелләре» дигән китап күргәзмәсенә дә күзәтү ясалды ,анда укучылар шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштылар.