«Библионочь -2024»
20 апрельдә авылыбыз китапханәсендә «Библионочь -2024» Бөтенроссия акциясе узды. Гаилә елына, балалар һәм өлкәннәр өчен багышланган акциянең темасы: «Бөтен гаилә белән укыйбыз». Китапханәгә килгән гаиләләр, балалар китаплар укыдылар, башваткычлар чиштеләр, язучыларны портретларыннан танып белделәр.