Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

«Бу серле космос»

 12 апрельдә бөтен дөнья авиация һәм космонавтика көнен билгеләп үтә.Космонавтика көненә китапханәдә балалар өчен «Бу серле космос»-танып белү сәгате узды. Чарага «Бу серле космос» күргәзмәсе оештырылды, анда Галәм, планеталар, йолдызлар, галактикалар, космонавтлар турында язмалар тәкъдим ителде. Укучылар буклетлар, китап кыстыргычлары, рәсемнәр ясадылар.