Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

«Дөньядагы бар нәрсә турында журнал һәм газетада»

 Җәмгыять тормышында вакытлы матбугатның роле зур. Газета һәм журналлар укучыларга тирә-юньдә булган һәрнәрсә турында оператив мәгълүмат алып бара, иң кызыклы вакыйгаларны, фактларны, мәгълүматны яктырта, безне кызыксындырган сорауларга җавап бирә. «Дөньядагы бар нәрсә турында журнал һәм газетада» вакытлы матбугат узды. Укучыларга «Ялкын», «Идел», «Сабан туй», «Сәхнә» журналлары, «Яшь ленинчы», «Маяк» һ.б. газеталар тәкдим ителде. Вакытлы матбугат сәгатьләре китапханәгә яңа укучыларны җәлеп итеп кенә калмый, ә тәҗрибәле кулланучыларга китапханәнең мәгълүмати ресурсларында яхшырак ориентлашырга мөмкинлек бирә һәм кунакларның вакытлы басмаларга кызыксынуын арттыра.