Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

«Менә шундый без дуслар: китапханә, китап, мин»

 2 апрельдә, Ганс Христиан Андерсенның туган көнендә, җирнең барлык континентларында Халыкара балалар китабы көне билгеләп үтелде. 5 апрель көнне Чубар-Абдул урта мәктәбе укучылары белән берлектә Халыкара балалар китабы көненә багышланган «Менә шундый без дуслар: китапханә, китап, мин»-әдәби сәяхәтен оештырдык. Укучыларны бәйрәм тарихы белән таныштырдык, бөек Дания язучысы-әкиятчесе Ганс Христиан Андерсен турында сөйләштек. Аннары балалар китаплар һәм уку турында табышмаклар чиштеләр, укырга китаплар алдылар.