Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

«Кошлар – безнең дуслар»

 Кеше гомере буе зур һәм кечкенә кошлар, кыргый һәм йорт кошлары белән уратып алынган. Алар безне үз җырлары белән сөендерәләр, бакчаларны саклыйлар, зарарлы бөҗәкләрне юк итәләр. Беренче апрельдә бөтен планета Халыкара кошлар көнен билгеләп үтелде. Бу көнгә укучылар белән табигатькә чыгып «Кошлар – безнең дуслар» дигән экологик сәгать уздырдык. Балаларга ,кошларның файдасы, кешенең елның төрле вакытларында аларга карата сакчыл мөнәсәбәте, табигатькә һәм әйләнә-тирә дөньяга мәхәббәте турында сөйләдем. Балалар үзләренең белемнәре белән уртаклаштылар: нинди кошлар безгә яз көне килә, ә кайсылары безнең белән ел әйләнәсе яши. Авылыбыз елгасына килгән аккошларны, казларны, үрдәкләрне күзәттек. Шулай ук укучылар сыерчыкларга оялар да ясап алып килделәр, кош рәсемнәрен буядылар.