Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

«Әкиятләр һәм табышмаклар трамвае»

 Китап һәм уку һәр заманда да барлык халыкларда данлау предметы булып торган. Гасырлар дәвамында язучылар балалар китапларына үзләрендә булган иң яхшы нәрсәләрне: игелек, мәхәббәт, зирәклек, дөнья матурлыгы турында үз күзаллауларын салганнар. Балалар китабы атналыгы кысаларында Чубар-Абдул балалар бакчасында, башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә «Әкиятләр һәм табышмаклар трамвае» дигән әдәби викторина уздырдык. Балалар яраткан китаплары битләре буйлап сәяхәт иттеләр, танылган әкиятләрдән өзекләр тыңладылар, табышмаклар чиштеләр.