«Гөлләргә тиңлибез Сезне»
Яз күңелнең иң нечкә кылларына кагылып үтә, иркәли, дөньяга , яшәешкә өмет сулышы өрә, яхшылыкка өнди торган вакыты. Табигатьнең менә шундый язгы үзгәреш кичергән бер мәлендә гүзәл затларыбызның иң күркәм бәйрәмен 8 март- Халыкара хатын- кызлар көнен билгеләп үтәбез. Шул уңайдан авыл китапханәсендә гүзәл хатын – кызларыбызга багышланган «Гөлләргә тиңлибез Сезне» «Җыр-батлл» уены уздырылды. Уен матур җырлар һәм чыгышлар белән үрелеп барды. Уенчылар үзләренең эрудицияләрен, җырга салынган шигырьләр буенча белемнәрен күрсәттеләр.