Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

«Яраткан әнием өчен кечкенә могҗиза»

                                                       Март аенда, кар өстендә,
кояш нурлар уята —
Яз килә каршы алыгыз —
Дигән хәбәр тарата.
Без беләбез, җылы язның
Иң беренче бәйрәме —
Әниләр, әби-апалар
Хатын кызлар бәйрәме.
Язның беренче бәйрәме — 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне — иң назлы, иң көтеп алынган, искиткеч язгы бәйрәм. Бәйрәм алдыннан китап укучылар белән «Яраткан әнием өчен кечкенә могҗиза» -әниләргә багышланган әңгәмә үткәрдек, бәйрәмгә открыткалар, рәсемнәр ясадык.