Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

«Үз җиремдә – үз җырым!»

  Дөнья белән ак кәгазь бите һәм каләм аша сөйләшүче, китап укучылар алдында күңелләрен ачып салучы, үзләренең хисләрен тыймый аралашучы ихлас кешеләр- Язучылар. 3 март – Бөтендөнья язучылар көне булып билгеләнеп үтелә. Язучылар сүзен әйтү белән күз алдына үзләренең мавыктыргыч, тормышчан әсәрләре эз калдыручы якташларыбыз килеп баса. Шушы уңайдан 4 март көнне авыл китапханәсендә китап укучылар өчен «Үз җиремдә – үз җырым!» дип исемләнгән әдәби дәрес үтте. Бу чарада якташ язучыларыбыз: Р.Шәрипова, Ф.Исмәгыйлева, Р.Фәизова, Н.Әхмәдиев, М.Галиев, И.Гыйләҗев һәм башкаларның иҗатларын яктырткан күргәзмә тәкъдим ителде. Балалар кыска гына вакыт эчендә якташ язучылар турында күп белешмә алдылар.