Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

#Деньпамятивоиновинтернационалистов

Бүген Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга — 35 ел тулды. Сугышчы-интернационалистларны искә алу көненә авыл китапханәсендә «Әфганстан йөрәге ярасы» дигән буклет әзерләнде, шул исем белән әзерләнгән проект эше -презентация карадык. Әфганстан кырларында хезмәт иткән авылдашыбыз Миинегалиев Хәйдәр абыйның әнисе Зөлхәбирә апа белән өйләрендә очрашып, хатирәләрне барладык, альбомнар карадык. Зөлхәбирә апаның шигырьләрен тыңладык.Әңгәмәбез бик җанлы үтте.