Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

«Балаларга куркынычсыз интернет»

Интернет безнең тормышыбызның аерылгысыз өлешенә әверелде. Ләкин Глобаль челтәрдәге булган куркынычсызлык  олыларга да, балаларга да кагыла. «Куркынычсыз Рунет атналыгы» Бөтенроссия акциясе кысаларында 12 февральдә авыл китапханәсендә «Балаларга куркынычсыз интернет»- мәгълүмат сәгате узды. Балалар, китап укучы өлкәннәребез чын тормышта, Глобаль челтәрнең дә файда гына түгел, куркыныч та китерә алуын беләләр – аны җинаятьчел төркемнәр һәм аерым хулиганнар да  куллана. Глобаль челтәрнең төп куркынычларын һәм «Кем кисәтелгән, шул коралланган» презентациясе буенча алардан ничек саклану ысулларын карадык. «Интернет челтәрендә үз-үзләрен тоту кагыйдәләре» дигән социаль видеоролик карап, «Интернетта ничек йөрергә» дигән викторина сорауларына җавап биреп, интернетта куркынычсыз тәртипнең унбер кагыйдәсен үзләштерделәр.