Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

«Ф. И. Тютчевның тормышы һәм иҗаты битләре буенча»

5 декабрьдә Ф.И. Тютчевның тууына 220 ел тулу билгеләп үтелә.Китапханә укучыларын аның тормышы һәм иҗаты белән таныштыру максатыннан, Чубар-Абдул китапханәсендә «Ф. И. Тютчевның тормышы һәм иҗаты битләре буенча» шигъри сәгате үткәрелде.Укучылар Федор Ивановичның тормыш һәм иҗатының мөһим мизгелләре белән «Лирик.Фикер иясе. Рәссам» презентациясе аша таныштылар. Шулай ук «Җәйге кич», «Кыш юкка гына ачуланмый» һ.б. шигырьләрен укыдылар. Чара ахырында Ф.И. Тютчев тормышы турында видеоязма карадык.