Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

"Халыкара инвалидлар көне"

1993 елдан 3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Инвалидлар –алар көчле ихтыярлы, батыр, дөньяны аерым күрүче, эчке яктан бай кешеләр. Аларның берсе хәрәкәт итүдә чикләнгән, икенчеләре дөньяның төсләрен күрү, аның күптөрле тавышларын ишетү мөмкинлегеннән мәхрүм. Ләкин инвалидлар арасында талантлы төрле һөнәр ияләре бар. Һәм бу кешеләрне без кайгыртырга , ярдәм итәргә, якларга –сакларга тиеш. 3 декабрь көнне Инвалидлар декасы уңаеннан ел да бара торган авылдашыбыз Махмутова Азалия янында булдык.