Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

«Могҗизалар кыры»

30 ноябрь көнне китапханәбездә Әниләргә багышланган «Могҗизалар кыры» уен- кичә оештырылды.  Табышмакларга җаваплар табу уены аша кичәбезне башлап җибәрдек. Тормышыбыз нуры булган-әниләребезне авыл җирлеге башлыгы Нияз Адгат улы да үзенең җылы сүзләре аша тәбрикләде. Гүзәл затларыбыз-әниләребезгә багышланган җырларны, шигырьләрне табу, язучыларыбыз иҗатындагы әсәр авторларын тану кебек кызыклы уеннар аша бәйрәмебез чәй өстәле артында моңлы җырлар белән үрелеп барды. Әниләр бәйрәме белән котларга Җәлил бистәсеннән Сирина Гайсина үзенең мәгънәле, матур җырларын башкарды, авылыбызның моңлы сандугачы Халидә апа, яшь башкаручыбыз Мәхмүтов Салаватлар кичәне үзләренең матур җырлары белән дәвам иттеләр. Гомумән , кичәбез бик үзенчәлекле,бай эчтәлекле узды.Һәркем кичәгә карата җылы фикерләрен, теләкләрен җиткерделәр,чын күңелдән килгән кунакларыбыз зур канәгатьләнү белән таралды.