Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

«Иң мөһиме — йөрәк белән күрү»

13 ноябрьдә Халыкара сукырлар көне билгеләп үтелә. Китапханәдә «Иң мөһиме — йөрәк белән күрү» дигән игелек дәресе үтте. Әңгәмә барышында балалар бу көннең тарихы һәм традицияләре, күрү сәләтен югалткан атаклы кешеләрнең язмышлары турында күп кызыклы мәгълүмат алдылар. Шулай ук балалар «Фигураны бел», «Иң яхшы борын » уеннарын уйнадылар. Бу уеннарда аларның һәрберсе бернәрсәне дә күрмәүнең ничек икәнен сизделәр. «Иң мөһиме-күрү» китап күргәзмәсе, язу өчен рельефлы — нокталы шрифт ярдәмендә язылган Брайль китаплары белән дә таныштылар.