Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

«Үткәнең эзле, киләчәгең якты авылым»

Туган җир! Туган як! Туган авыл! Һәр кеше өчен дә изге, кадерле сүзләр. Кеше үзенең туган ягын, аның тарихын, кешеләрен яхшы белсә генә милли җанлы, зыялы шәхес була ала. Нинди соң ул минем туган җирем, туып үскән газиз төбәгем? Моны гади сүзләр белән генә аңлатып бирү һич тә мөмкин түгел шул!. Һәр кеше үз халкының үткәнен, ата-бабаларның ничек көн иткәнен, ниләр белән шөгыльләнгәнен белергә тиеш. Шул уңайдан китапханәбездә «Үткәнең эзле, киләчәгең якты авылым» исемле тематик кичә үтте.Укучылар белән туган якка багышланган презентация карадык, авылыбыз тарихына багышланган мәгълүматлар белән таныштык.