Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

"Татарстан горурлыгыз"

6 ноябрьдә без Республикабыз өчен истәлекле бәйрәм – Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итү көнен билгеләп үтәбез. Конституция көне бәйрәм генә түгел, ул үзара аңлашу, бердәмлек һәм теләктәшлек көне. Шуны истә тоту мөһим: безнең һәрберебез республикабызны үстерүдә һәм ныгытуда мөһим роль уйный. Бәйрәм уңаеннан безнең авыл китапханәсе "Татарстан горурлыгыз" темасына гаилә укулары оештырды, анда өлкән укучылар Татарстан яңалыклары, балалар Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итү тарихы, Татарстанның танылган кешеләре белән таныштылар, Республикабызның төп символлары турында сөйләделәр. Мәхмүтов Салават «Мин яратам сине, Татарстан! җырын башкарды».