Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

"Китап-безнең иң якын дустыбыз, кеше ясаган иң зур могҗиза!"

Китап-безнең иң якын дустыбыз, кеше ясаган иң зур могҗиза!  Безнең китапханәдә бик күп төрле китаплар бар. Ләкин китап кешегә озак хезмәт итсен өчен, аңа сак карарга кирәк. Китапханә китаплары һәм мәктәп дәреслекләре белән аеруча сак эш итәргә кирәк, чөнки аларны башка балалар да кулланачак. Ләкин китаплар, кешеләр кебек, кайвакыт авырый. Алар бер дә сиздермичә авырый башлыйлар: саргая, битләре тарала. Бу сабыр авырулар (китаплар) еламыйлар, ыңгырашмыйлар, зарланмыйлар. Мондый пациентлар өчен безнең китапханәдә гадәти булмаган шифаханә бар. Монда без китапларны дәвалыйбыз. Без дә каникул вакытында китапларга ярдәмгә килдек.