Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

"Сәламәтлекне сатып алып булмый"

Сәламәтлекне сатып алып булмый. Соңгы вакытта безнең илдә һәм бөтен дөньяда зарарлы гадәтләргә бәйле балалар һәм яшүсмерләр саны арта. Бүген без тәмәке тарту һәм алкогольнең организм өчен куркыныч булуы турында сөйләштек. Әңгәмәне Чубар-Абдулла ФАП фельдшеры Ханнанова Алсу үткәрде: «Алкоголь һәм тәмәке тарту һәр яшьтә, бигрәк тә балалар һәм яшүсмерләр өчен куркыныч. Кеше аларга тиз ияләшә. Организм әкренләп таркала. Алкогольгә һәм тәмәкегә бәйлелекне җиңү җиңел түгел…- Сәламәтлекне сатып алып булмый. Ул - матурлыкның нигезе, шуңа күрә аны сакларга һәм ныгытырга кирәк. Сәламәтлек - зур байлык ул. Сәламәт тәндә - сәламәт акыл, диләр» -дип, ул үз сүзен тәмалады