Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

«Әтиләр өчен бүләк»

Һәр октябрьнең өченче якшәмбесе Әтиләр көне булып санала. Әни белән әти - безнең тормышыбызда иң якын кешеләребез. Бәйрәм өчен кулдан эшләнгән бүләкләр һәрвакыт матур тәэсирләр калдыра – аларда бүләк итүченең кул һәм күңел җылысы бирелә. Әтиләр көне уңаеннан китапханәбездә «Әтиләр өчен бүләк» дигән мастер-класс үткәрдем.
Әтием, әтием,
Котлыйм сине, әтием,
Яннарыңда һәрвакыт
Көлеп торсын әнием.