Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

“Сәламәтлегеңне төтенгә очырма”

Сәламәтлек-ул һәр кешенең генә түгел, бөтен җәмгыятьнең дә кыйммәтле байлыгы. Якыннарыбыз һәм кадерле кешеләребез белән очрашканда, аерылышканда без аларга яхшы һәм нык сәламәтлек телибез, чөнки бу - тулы һәм бәхетле тормышның төп шарты һәм нигезе. Китапханәдә сәламәтлеккә багышланган “Сәламәтлегеңне төтенгә очырма”- күргәзмәсе оештырылды.Фельдшер Фаизова Резеда «Сәламәтлек- кыйммәтле байлык» темасына әңгәмә уздырды.