Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

«Укытучы китап битләрендә»

“Укытучы” дигән данлы исем
Бирелмидер ул һәр кешегә
Җан җылысын бирү һәр балага
Була алмый һәрбер кешедә.
Укытучы - ул уз һөнәренең остасы, бала күңелен аңлаучы, ярдәм кулын сузучы, юатучы, киңәшче һәм шул ук вакытта иң якын, чын дус. Укытучы – вакытка, модага һәм географиягә бәйсез уникаль һөнәр. Күпләгән һөнәрләр арасында укытучы һәрвакыт аерым бер урын алып торды һәм тора. Укытучы һәм остаз елы уңаеннан китапханәдә «Укытучы китап битләрендә» китап-иллюстратив күргәзмә оештырылды.