Учаллинская сельская библиотека - филиал № 28

"Җылы эзли җаннар..."

Сынмый гына, авыр кайгыларны
Күтәрүчеләргә сокланам.
Бәлә алларында бөгелмәгән
Көчлеләрдән үрнәк мин алам.

Туң күңел дә түгел эремәслек,
Кырыслык та түгел сәбәбе.
Барлык көчен туплый белгән затка
Арта ихтирамлы гаҗәбем.

Рухы көчле затлар хәсрәтләрен
Чыгармыйлар һич тә йөзенә.
Аңлыйм, дисәң кешенең хәлләрен,
Кара икән аның күзенә...
(Физәлия Дәүләтгәрәева)

Декабрь башында узучы инвалидлар декадасы кысаларында китапханәдә "Җылы эзли җаннар..." дип исемләнгән әдәби очрашу узды. Әдәби чара барышында кунакларыбыз Сәлисә Гәрәева, Фәнис Яруллин, Лилия Садриева, Рәниф Шәрипов, Флера Гыйззәтуллина кебек көчле рухлы шагыйрьләрнең иҗатын чагылдырган китап күргәзмәсе белән таныштылар. Китап сөючеләребез белән очрашу җирле үзидарә башлыгы, мәдәният йорты сәнгать җитәкчесенең матур теләкләре юлланган җылы әңгәмә белән дәвам итте.