Урсаевская сельская библиотека - филиал № 26

«Шигырь язам, җырлап яшим, Бу дөньяны яратканга күрә»

11 февраль көнне Урсай авылында олуг юбилее уңаеннан шагыйрь, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Һади Такташ, Рафаил Төхфәтуллин, Мәхмүт Хәсәнов исемендәге премияләр иясе, 11 китап авторы Илдус Гыйләҗев  белән очрашу  һәркемдә җылы тәэсирләр калдырды. Очрашуны китапханәче Флүзә Мөнихова җирле үзидарә, мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп коллективы, авыл ветераннар оешмасы белән берлектә  оештырды. Илдус Гыйләҗевның иҗатының  төп темалары булган тел, милләт, авылның киләчәге турында уйланулары очрашуда катнашкан һәркемне  битараф калдырмады. Укучыларның сорауларына да шагыйрь бик теләп җавап бирде.  Авылдашлары, сыйныфташлары һәм яшьлек дусты Данис Гәрәевның истәлекләре һәм матур теләкләре, «Юлдаш» кызлар ансамбле башкарган җырлар Илдус ага Гыйләҗевка зур бүләк булды.