Урсаевская сельская библиотека - филиал № 26

« Һөнәрле кулда гәүһәр бар »

Китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары өчен « Һөнәрле кулда гәүһәр бар » дип исемләнгән чара узды. Бу чарада балалар ”Китап геройлары”,”Мәкальне дөрес итеп әйт” һәм башка конкурсларда катнаштылар, сорауларга җавап эзләделәр, һөнәрне кече яшьтән үк сайларга кирәклеген төшенделәр.