Урсаевская сельская библиотека - филиал № 26

«Шигырем белән җиңдем дошманны» .

Урсай авыл китапханәсе китапханәчесе бөек татар шагыйре,Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан,« Шигырем белән җиңдем дошманны »  дип исемләнгән шигъри сәгать  уздырды. Чара барышында тыңлаучылар шагыйрьнең тормышы,бик авыр балалык һәм яшүсмер еллары, әдәби эшчәнлегеннән кызыклы  мәгълүматлар  белән таныштылар. Китап сөючеләр күп телләргә тәрҗемә ителгән һәм хәрби шигърият классикасына әверелгән, Ленин премиясенә лаек булган  «Моабит дәфтәре»ннән, шагыйрьнең күңелгә үтеп керерлек, кыю шигырьләрен укыдылар, алар турында үзләренең фикерләрен белдерделәр.« Туган иленең батыр улы » китап күргәзмәсеннән шагыйрьнең башка әсәрләре белән дә таныштылар.